Башкортстанның ЮХХДИ матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, авария 19 февраль кичендә Салават районында Урмантау–Бешәүләр автомобиль юлының 20нче чакрымында булган. Беренчел мәгълүматларга караганда, «Лада Приора» руле артындагы 22 яшьлек водитель борылышларның берсендә машина белән идарәне башкара алмаган, кюветка төшеп китеп, берничә тапкыр әйләнгән.
Кызганычка каршы, водитель һәлакәт урынында үлгән, ә 21 яшьлек пассажир дәваханәгә китерелгән.
Бу хәлнең сәбәпләре ачыклана, дип билгеләделәр ведомствода.
Фото: ЮХХДИ