+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
21 февраль 2025, 19:09

Башкортстан - лидерлар арасында!

Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Башкортстан - коммерция биналарын файдалануга тапшыру күләме буенча илдә лидерларның берсе, дип атады.

Башкортстан - лидерлар арасында!
Башкортстан - лидерлар арасында!

Башкортстан Республикасы, Мәскәү өлкәсе, Краснодар крае һәм Свердловск өлкәсе белән беррәттән, коммерция биналарын файдалануга тапшыру күләме буенча лидерларның берсе дип танылды.

Бу хакта Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин «Яшәү өчен инфраструктура» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру буенча Дәүләт советы комиссиясе утырышында хәбәр итте. Анда катнашучылар Русиядә төзелеш тармагы үсешенең төп юнәлешләре турында фикер алышты.

– Узган ел нәтиҗәләре буенча торак булмаган күчемсез милек төзелешенең уңай динамикасы күзәтелә, андыйлар, 2023 елдагы белән чагыштырганда, 7,7 процентка күбрәк файдалануга тапшырылган. Торак булмаган күчемсез милекнең дүрттән бер өлеше коммерцияле биналарга туры килә, узган елда бу типтагы биналарның гомум күләмендә аның өлеше 24,6 процент тәшкил иткән. Торак булмаган күчемсез милек төзү территорияләрне баланслы үстерүнең төп факторы булып тора. Заманча торак төзелеше булдыру өчен алга киткән инфраструктура, шулай ук коммерция, спорт һәм социаль-мәдәни билгеләнештәге объектлар кирәк, - дип билгеләп үтте Марат Хөснуллин.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор: Денис Таваев
Читайте нас