+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
21 февраль 2025, 09:36

Милли матбугат вәкилләре очрашты

Уфада Башкортстанның татар һәм башкорт телләрендә нәшер ителүче киңкүләм мәгълүмат чаралары журналистлары өчен практик семинар узды. Анда заманча медиатармакны үстерү мәсьәләләре, киңкүләм мәгълүмат чараларын Интернет челтәрендә һәм социаль челтәрләрдә тарату аспектлары турында фикер алыштылар.

Милли матбугат вәкилләре очраштыМилли матбугат вәкилләре очрашты
Милли матбугат вәкилләре очрашты

— Соңгы елларда социаль челтәрләрдә милли басмаларның санлы форматы да уңышлы үсешә. Без санлы мохитне, заманча медиаресурсларны үстерү белән актив шөгыльләнәбез. Әмма иң мөһиме – милли телләрне өйрәнү һәм үстерүне онытмаска тиешбез. Тел – республика медиасының йөрәге, ул – журналистның иң төп коралы, халык һәм җәмгыять белән элемтә чарасы, – диде Башкортстанның матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе урынбасары Марат Газизов.
Башкортстанның Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы карамагында 146 дәүләт басмасы теркәлгән. Басма матбугат чаралары 63 филиалда Башкортстан халыкларының 6 телендә дөнья күрә: башкорт телендә – 45, урысча – 63, татар телендә – 32, чувашча – 2, мари телендә – 3, удмуртча – 1.
Пленар өлештән соң семинар эше Башкортстанның татар һәм башкорт телле журналистлары өчен ике мәйданчыкта дәвам итте.
Чара кысаларында, шулай ук, үз эшләрендә зур уңышларга ирешкән фидакарь журналистларга Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгының һәм “Республика Башкортостан” нәшрият йорты дәүләт унитар предприятиесенең Мактау грамоталары тапшырылды. Алар арасында “Кызыл таң” гәзитенең үз хәбәрчесе Миләүшә Латыйпова да бар иде. Хезмәттәшебезне лаеклы бүләге белән ихлас котлыйбыз һәм хезмәтендә яңадан-яңа уңышлар телибез!

Гөлия Гәрәева.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас