+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
21 февраль 2025, 09:01

Ялларда һава торышы нинди булачак?

Башкортстан синоптиклары үз фаразларын белдерде.

Ялларда һава торышы нинди булачак?Ялларда һава торышы нинди булачак?
Ялларда һава торышы нинди булачак?

Башкортстан синоптиклары якындагы өч көнгә һава торышы фаразын хәбәр итте. "Башгидрометүзәк" мәгълүматлары буенча, бүген явым-төшемнәр булмаячак, республиканың көньягында гына бераз кар явачак. Җил төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә исәчәк. Көндез температура -8, -13 градус булачак.

Шимбә көнне, 22 февральдә, республикада явыш-төшем көтелми. Җил төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә исәчәк. Төнлә -18, -23, аязытканда -28, көндез -6, -11 градус булуы көтелә.

Якшәмбе, 23 февральдә, бераз кар явачак, көньяк районнарда буран булырга мөмкин. Җил төньяк-көнчыгыштан уртача, көньяктан көчле исәчәк. Һава температурасы төнлә -11, -16, аязытканда -21, көндез - 3, -8 градус булуы көтелә.

Фото: "Башинформ" агентлыгы.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас