+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
23 февраль 2025, 17:30

Генерал Шәйморатов һәйкәленә чәчәкләр салынды

Башкортстан Башлыгы Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналарда катнашты.

Генерал Шәйморатов һәйкәленә чәчәкләр салынды
Генерал Шәйморатов һәйкәленә чәчәкләр салынды
Бүген Ватанны саклаучылар көнендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфаның Совет мәйданында Русия Герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатов һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасында катнашты. Анда катнашучылар Бөек Ватан сугышы кырларыннан әйләнеп кайтмаган яугир якташларыбызны бер минут тынлык белән искә алды.

Чарада Башкортстан Хөкүмәте әгъзалары, хокук саклау органнары, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, Кораллы Көчләр ветераннары һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар катнашты.

Исегезгә төшерәбез: генерал-майор Миңнегали Шәйморатовка һәйкәл 2022 елның октябрендә - Республика көнендә ачылды. Ул 112нче Башкавдивизия сугышчыларына һәм Ватан өчен гомерләрен биргән барлык ватандашларга багышлана.

Легендар комдивка һәйкәл Русиянең халык рәссамы Салават Щербаков һәм Башкортстанның атказанган архитекторы Константин Донгузовның уртак проекты буенча төзелгән монументаль ансамбльнең мәгънәви үзәге булып тора.

Фото: bashinform.ru


Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас