+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
24 февраль 2025, 17:48

Керү ишеге дөрес куелмаган булса - штраф!

Яңа штраф күп кешене колачлый. Аның күләме дә шактый - 10 мең сум!

Керү ишеге дөрес куелмаган булса - штраф!Керү ишеге дөрес куелмаган булса - штраф!
Керү ишеге дөрес куелмаган булса - штраф!

Торак хуҗалары, әгәр аларның фатирына керү ишеге дөрес булмаган якка ачылса, штраф салынырга мөмкин. 1 февральдән штраф күләме 10 меңнән 15 мең сумга кадәр арттырылды, дип сөйләде торак хокукы һәм торак-коммуналь хуҗалык реформасы проблемалары буенча эксперт Виктор Федорук.

"Торак хуҗалары янгынга каршы хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәргә тиеш, фатирларда тиз янучан сыеклыкларны сакларга ярамый, балконнарны чүпләмәскә кирәк, һәм керү ишекләре фатир эченә ачылырга тиеш. Югыйсә, янгын вакытында алар күршеләрне эвакуацияләүгә комачауларга мөмкин", - дип ачыклык кертте эксперт.

Күршеләр тышкы ишекне дөрес урнаштырмаганнардан аның фатир эченә ачылуын таләп итә алалар. Әгәр хокук бозучы бу таләпне үз теләге белән үтәмәсә, аны судка бирергә мөмкиннәр. Мондый очраклар инде булган, һәм суд дәгъвачылар ягына баскан.

Фото: "Башинформ" агентлыгы

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас