+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
24 февраль 2025, 11:50

Кояшта көчле ялкынлану булган

Бу көннәрдә сәламәтлегегезгә аеруча игътибарлы булыгыз.

Кояшта көчле ялкынлану булганКояшта көчле ялкынлану булган
Кояшта көчле ялкынлану булган

Кичә, якшәмбе көнне,  Кояшта иң югары баллы ялкынлану булган. Бу хакта мәгълүмат РФА ИКИ һәм ИСЗФ Кояш астрономиясе лабораториясе сайтында бастырылган.

Ялкынлану Кояш активлыгының тиз үсүе нәтиҗәсе булган, дип хәбәр ителә. Элегрәк көндез уртача дәрәҗәдәге 3 ялкынлану теркәлгән булган. Шул ук вакытта Кояш активлыгының кимү билгеләре әлегә күзәтелми, һәм яңадан көчле ялкынланулар булырга мөмкин, дип белдерәләр лабораториядә.

Шунысы билгеле, Кояштагы ялкынлану вакытында, кагыйдә буларак, Кояш плазмасы чәчелә, аның болытлары Җиргә килеп җиткән очракта көчле магнит давыллары китереп чыгарырга мөмкин.

Магнит давыллары кеше организмына тискәре йогынты ясый. Хәвефле төркемгә хроник авырулары булган һәм өлкән яшьтәге кешеләр керә. Кояш активлыгы арткан көннәрдә аларның башлары авырта һәм сәламәтлекләре белән бәйле башка проблемалар барлыкка килә, дип аңлата табиблар.

Андый көннәрдә күбрәк ял итәргә, йокыны туйдырырга һәм саф һавада йөрергә кирәк. Ә йөрәк-кан тамырлары авырулары булган кешеләргә даруларны кабул итүне дәвам итәргә һәм табибларның киңәшләрен үтәргә кирәк.

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас