Бүген Уфаның Киров районы суды «Пруфы» нәшире Рәүфә Рәхимовага карата хакимияткә һәм җәмгыятькә хөрмәтсезлек өчен 30 мең сум штраф билгеләде. Суд карары әлегә законлы көченә кермәгән.
Рәхимовага Русия КоАП 20.1 мәддәсе буенча административ эш ачылган. Моңа кадәр ул фейк мәгълүмат тарату, армияне дискредитацияләү һәм хакимиятне мыскыл итү мәддәләре нигезендә дә штрафка тарттырылган иде.
2024 елның октябрендә Киров районы суды аны 30 мең сум штрафка хөкем итте, ә декабрьдә Совет районы суды «Пруфы» баш мөхәррире Марина Кәримовага 60 мең сум штраф билгеләде. Башкортстан Югары суды әлеге карарларны үз көчендә калдырды.
Фото: bashinform.news