+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
27 февраль 2025, 07:00

Башкортстан - грант алуда актив төбәкләрнең берсе

Республикада "Беренчеләр хәрәкәте" грант конкурсының заявка кампаниясе дәвам итә.

Башкортстан - грант алуда актив төбәкләрнең берсеБашкортстан - грант алуда актив төбәкләрнең берсе
Башкортстан - грант алуда актив төбәкләрнең берсе

Башкортстанда яшьләр башлангычларына, балалар һәм яшьләрнең үсешенә һәм үз-үзләрен тормышка ашыруына ярдәм итүгә, шулай ук аларның ялын оештыруга юнәлтелгән "Беренчеләр хәрәкәте"ннән грантлар алуга заявка кампаниясе актив бара. Грант конкурсы 31 гыйнварда старт алды, һәм катнашуга гаризаларны финанс ярдәме порталы аша 3 мартка кадәр бирергә мөмкин. Конкурс нәтиҗәләре апрель башында игълан ителәчәк, ә җиңүчеләрнең проектлары быел гамәлгә ашырылачак.

Бөтенрусия грант конкурсында катнашучыларның берсе булган Башкортстан былтыр Русия төбәкләре арасында гаризалар һәм җиңүчеләр саны буенча беренче урынны алды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: республикабызның алдынгы позициясе икенче ел рәттән дәвам итә, чөнки 2023 елда да төбәк илебездә грант конкурсының төп күрсәткечләре буенча топ-5кә керде.

"Хәзерге вакытта яшьләргә үз идеяләрен һәм проектларын тормышка ашыру өчен менә дигән мөмкинлек бирүче "Беренчеләр хәрәкәте"нең грант конкурсына гариза бирү кампаниясе актив бара. Катнашуга гаризалар көннән-көн арта, грантлардагы проектлар саны безнең республика өчен төп күрсәткечләрнең берсе булып тора. Узган елда Башкортстан гаризалар саны буенча илдә беренче урынны алды - 387. Шуларның 32се җиңүче булды. Идел буе федераль округында без шулай ук беренче урында, ә 62 миллион сумнан артып киткән отыш суммасы буенча илдә дүртенче урында торабыз. Бу безнең яшьләрнең мөһим башлангычларда актив катнашуын чагылдыра, һәм бездә инде икенче ел рәттән уңышка ирешкән җиңүчеләр булуы сөендерә. Алдагы сезон кабат күп кенә илһамландыргыч тарихлар һәм казанышлар китерер дип ышанабыз", - дип билгеләп үтте "Беренче хәрәкәте"нең Башкортстан төбәк бүлеге Советы рәисе Ранис Хәсәнов.

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас