Семинар кысаларында дрон модельләре һәм басуларга сиптерү өчен препаратлар тәкъдим ителде. Катнашучылар БПЛА куллануның хокукый аспектлары һәм авыл хуҗалыгына ясалма интеллект кертүнең мөһимлеге турында фикер алыштылар.
Башкортстанда 2023 елның апреленнән мондый аппаратларны эксплуатацияләү өчен эксперименталь хокукый режим гамәлдә. Башкортстан авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре 2024 елда 10 мең гектар чәчүлекләрне БПЛА ярдәмендә эшкәрткәннәр һәм тагын 50 мең гектар чит аппаратлар ярдәмендә мониторингланган.
Уфаның югары уку йортлары арасындагы студентлар кампусы авыл хуҗалыгында һәм эшчәнлекнең башка өлкәләрендә БПЛА куллану мәсьәләләре буенча коммуникатив-консультация мәйданчыгы булырга әзер, дип хәбәр итәләр төбәк Хөкүмәтендә.
Фото: pravitelstvorb.ru