Уфаның Конгресс-холл залында Республика Башлыгы Грантлары фонды иң яхшы социаль проектларны билгеләде. Әлеге чара комерция карамагында булмаган оешмалар көнендә багышланган иде.
- Без сезнең белән 5 елдан күбрәк әлеге Фонд эшчәнлеге кысаларында очрашабыз. Сез һәрвакыт яңа идеяләр эзләү белән мәшгуль. Сезнең шундый актив булуыгыз аркасында бик күп проектлар гамәлгә ашырыла. Шуны да билгеләп үтәсем килә, без һәрвакыт илдә әлеге юнәлеш буенча иң яхшы 5-топка керәбез. Монда грантларның күләме дә, сыйфаты да, аның өчен бүленгән акчаларны да кертәбез. Хәзер инде бу заявкаларны әзерләүче махсус белемле кешеләребез дә бар. Ягъни, бу өлкәдә тулы система барлыкка килде һәм без тиз арада эшнең нәтиҗәсен күрәбез. Бездә туризмга багышланган, балалар сәламәтлеген колачлаган һәм башка бик күп проектлар гамәлгә ашырыла. Ягъни без инде һәр өлкә буенча эшлибез. Монда балалар да, өлкәннәр дә бар. Бу эшегез өчен рәхмәт әйтәм һәм бәйрәмегез белән котлыймы, - диде республика Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Урал Килсенбаев.
Республиканың гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова чыгышында 2014 елда социаль хезмәтләрнең тәүге тапкыр дәүләттән ярдәм ала башлаган чорын искә төшерде. Ул вакытта моның өчен 400 миллион сум бүленсә, хәзер инде әлеге сумма 750 миллион сумнан артып китте.
- Комерция карамагында булмаган оешмалар белән эшли башлау, чыннан да, берникадәр тәвәкәллек таләп итте. Әлеге башлангыч, чыннан да, социаль хезмәтләр күрсәтүне яңа форматта эшләргә өйрәтте. Һәм әйтергә кирәк, бу бик уңышлы килеп чыкты. Рәхмәт безнең белән булганыгыз өчен, - диде ул.
Чара кысаларында иң яхшы 10 проектка истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Фото: автор фотосы.