Аны 1948 елда Беренче Май урамында төзегәннәр.
Элегрәк, Уфа халкы белән киңәшләшкәннән соң, шәһәр хакимияте бинада яшь тамашачы театрын урнаштырырга карар иткән иде, ул хәзер башкаланың Сипайлово бистәсендә җайлаштырылган бинада урнашкан. Реконструкциядән соң яңартылган бинада 289 урынлык заманча тамаша залы барлыкка киләчәк, шул исәптән аз хәрәкәтләнүче кешеләр өчен дә.
Төзүчеләр фундаментларны көчәйтү, җылыту системасын, тәрәзә блокларын монтажлау, сәхнә һәм тамаша залы подиумын, шулай ук тавыш изоляциясен һәм панельләрен урнаштырганнар инде.
Радий Хәбиров журналистлар белән әңгәмәдә проектның шәһәр һәм республика өчен әһәмиятен билгеләп үтте.
- Бу - мәдәни мирас объекты. Бинаның беренче кирпечен 1945 елның 9 маенда салганнар. Шуңа күрә без аны тәртипкә китерергә тиеш. Шәһәр ремонт өчен мөмкинлек тапты, республика җиһазлар белән ярдәм итәчәк. Хәзер иң мөһиме – эшне сыйфатлы итеп тәмамлау. Ел-ел ярымда без барысын да тәмамлаячакбыз, ә аннары театрны ачачакбыз, – диде Башкортстан Башлыгы.
Радий Хәбиров шулай ук торак районнар янында инфраструктура объектлары булдыруның мөһимлеген ассызыклады.
– Безнең бурыч - социаль һәм мәдәни объектларны кешеләргә якынайту. Мондый принцип буенча без спорт корылмалары төзибез, паркларны төзекләндерәбез. Театр да халык янында булырга тиеш. Аны актив яшәеш белән тулыландырырга, тамашачыларны җәлеп итәчәк спектакльләр куярга кирәк, – дип билгеләде төбәк җитәкчесе.
Бинага якын территорияне карап чыкканда Радий Хәбиров шулай ук шәһәр халкы белән аралашты. Алар республика җитәкчелегенә кинотеатрны реконструкцияләгән, «Первомайский» паркын төзекләндергән һәм Уфаны үстерү буенча гамәлгә ашырылган башка проектлар өчен рәхмәт белдерде.
Фото: glavarb.ru