+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
3 март 2025, 09:35

Уфа заводында янгын чыккан

Бүген төнлә Уфа нефть эшкәртү заводында янгын чыккан.

Уфа заводында янгын чыккан
Уфа заводында янгын чыккан
Янгын нәтиҗәсендә һавада зарарлы матдәләрнең артуы теркәлмәгән. Республиканың Гадәттән тыш хәл буенча дәүләт комитеты лабораториясе тарафыннан атмосфера һавасын контрольдә тотуның беренче нәтиҗәләре шундый, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте. Янгынны сүндерү дәвам итә.

Исегезгә төшерәбез: ут яндыру миче тирәсендә чыккан. Ялкынны югары ранг буенча сүндерәләр. Хәзерге вакытта ут локальләштерелгән.

Якындагы районнарда яшәүчеләр өчен куркыныч юк. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр турында мәгълүмат килмәде.

Фото:Скриншот видео

 

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас