+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
3 март 2025, 16:00

Янгын тулысынча сүндерелде

Янгынга каршы көрәшүчеләр Уфа нефть эшкәртү заводындагы янгынны тулысынча сүндерде.

Янгын тулысынча сүндерелде
Янгын тулысынча сүндерелде

Бу хакта МЧС хәбәр итә.

Алдарак Хөкүмәтнең ЦУРдагы оператив киңәшмәсе барышында Радий Хәбиров предприятиегә пилотсыз очкычлар һөҗүме турындагы имеш-мимешләрне кире какты һәм янгынны сүндерүдә катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерде. Урында 100 кеше һәм 28 берәмлек техника эшләгән.

Элегрәк МЧС, "УНПЗ"да янгынның технологик процесслар аркасында башлануы ихтимал, дип хәбәр иткән иде. Янгын урынында лаборатория экспертлары һәм дознавательләр эшли. "Башнефть"тә гадәттән тыш хәлнең төп җитештерү куәтләре эшенә йогынты ясамавы турында хәбәр иттеләр. Зыян күрүчеләр һәм һәлак булучылар юк.

Фото:скриншот видео

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас