+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
4 март 2025, 02:25

Кар, буран, бозлавык...

Башкортстанда якын көннәрдә һава торышы бозылачак, дип фаразлый "Башгидрометүзәк" синоптиклары.

Кар, буран, бозлавык...Кар, буран, бозлавык...
Кар, буран, бозлавык...

Бүген, 4 мартта, төбәктә бераз кар явачак. Җил көньяк-көнбатыштан һәм көньяктан уртача, көндез урыны белән көчле булуы ихтимал. Термометр баганалары көндез -3, -8° күрсәтәчәк.

Чәршәмбе, 5 мартта, шулай ук бераз кар явуы көтелә. Башкортстанның кайбер районнарында буран, бозлавык, юлларда урыны белән кар көртләре, кар өермәсе, бозлавык фаразлана. Җил көньяктан уртача, аерым районнарда көчле. Төнлә һава температурасы төнлә -6, -11°, көндез 0, -5° тәшкил итәчәк.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас