Очрашу барышында хатын-кызлар дәүләт башлыгына сораулар бирде һәм Фонд эшенең төрле юнәлешләре буенча тәкъдимнәр әйтте. Очрашуда статс-секретарь, Русия оборона министры урынбасары, «Ватанны саклаучылар» фонды рәисе Анна Цивилева һәм Мәскәү мэры Сергей Собянин катнаштылар.
Президент үзәкне карады һәм анда СВОда катнашучыларга һәм ветераннарга, шулай ук хәрбиләрнең туганнарына һәм һәлак булган сугышчыларның гаилә әгъзаларына күрсәтелүче хезмәтләр белән танышты.
"Һәрвакыт шулай булды: ир-егет өчен тыл - бигрәк тә үз-үзен, гомерен куркыныч астына куючы хәрби кеше өчен, сугышу, җиңүгә ирешү өчен мотивациянең иң мөһим өлешләренең берсе. Һәм, әлбәттә, ышанам, - мондый очракларда әйтелгәнчә, окопларда динсезләр юк — шулай ук үз гаиләләре, хатыннары, апалары, әниләре, дус кызлары турында уйламаган ирләр дә юктыр. Бу - Русия мәнфәгатьләрен яклау юнәлешендә бара торган барлык нәрсәләрнең мөһим өлеше", - дип ассызыклады Владимир Путин.
Президент хәрби хәрәкәтләр ветераны Светлана Гришанованың СВОда катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итүнең барлык төбәкләр өчен бердәм стандартын булдыру идеясен хуплады. Владимир Путин, шулай ук, эшкуарлык эшчәнлеге белән шөгыльләнергә теләүче махсус хәрби операция ветераннарына өстәмә ярдәм турындагы башлангыч белән килеште. Алар өчен грант ярдәме яисә социаль контрактка охшаш механизм булдырырга планлаштыралар.
Моннан тыш, дәүләт башлыгы Җиңү көнендә «Ватанны саклаучылар» фонды хезмәткәрләренең балалары белән очрашырга вәгъдә итте һәм аларны 9 майда Мәскәүнең Кызыл мәйданында узачак Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган парадка чакырды.
фото: РИА Новости