Бүген 13.30 сәгатьтән Уфа - Бөре - Яңавыл автомобиль юлының 33нче чакрымыннан 112нче чакрымга кадәрге участогында (Благовещен һәм Бөре районнары) йөк һәм пассажир транспорты чаралары өчен хәрәкәт чикләнде. Бу хакта республиканың Гадәттән тыш хәл буенча дәүләт комитеты хәбәр итә.
Хәрәкәтне чикләүнең якынча тәмамлану вакыты - 18.00.
"Чикләүләр уңайсыз һава шартларына бәйле рәвештә кертелде: болар - көчле кар явуы, буран, бозлавык, күрү мөмкинлегенең чикләнүе", — диелә коткаручылар хәбәрендә.
Фото: "Башинформ"