+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
11 март 2025, 16:15

Башкорт теле "Рувики"ны тулыландыру буенча беренче бишлеккә керә

2023 елның июнендә "Рувики" Русия ачык интернет-энциклопедиясе порталы эшли башлады.

Башкорт теле "Рувики"ны тулыландыру буенча беренче бишлеккә керә
Башкорт теле "Рувики"ны тулыландыру буенча беренче бишлеккә керә
Хәзер анда ике миллионнан артык мәкалә урнаштырылган, шуларның 1,4 миллионы - Русия халыкларының 21 телендә, шул исәптән башкорт телендә. "Башинформ"ның порталны үстерү турындагы сорауларына "Рувики"ның генеральный директоры Владимир Медейко җавап бирде.

— Владимир Владимирович, "Рувики" Русия интернет-энциклопедиясенә нибары ел ярым гына, әммә бу кыска вакыт эчендә аның турында илдә яхшы беләләр, ул актив тулылана. Бу вакыт эчендә башкарылган эшләрне ничек бәһалисез? "Рувики"да ничә мәкалә язылган һәм урнаштырылган? Сез нинди яңа партнерлар белән элемтә булдырдыгыз?

— Бик уңай бәялибез. Алдан ук без үз алдыбызга ике зур бурыч куйдык: материалларның сыйфаты һәм платформаның технологик куәте өстендә эшләү. Бу ике мәсьәлә дә бик зур тизлек белән тормышка ашырыла. Бездә профессиональ редакция тупланган, ул яңа материаллар әзерли һәм текстларның сыйфатын күзәтә. Без абруйлы партнерлар, шул исәптән Русия Фәннәр академиясе, Дәүләт тарих музее, Президент китапханәсе, Мәдәният министрлыгы, Табигать министрлыгы һәм башкалар белән хезмәттәшлек итәбез.

Былтыр урыс телендә генә дә 81 меңнән артык яңа мәкалә язылды, ә платформада аларның гомум саны 2 миллион 80 меңнән артып китә.
Әммә редакция өлешеннән тыш, без "Рувики"ны базардагы иң технологик энциклопедия итә алдык. Бездә Yandex GPT нигезендә нейро-җавап гамәлгә кертелде, ул сезгә сорауны ирекле рәвештә бирергә һәм шунда ук аңа ачык җавап алырга мөмкинлек бирә. Бу җавапны платформа төрле — гади, кыскарак һәм академик стильләрдә сөйләп бирә ала. Бездә мәкаләләрне укырга гына түгел, ә кыскартылган рәвештә тыңларга да мөмкин. "Рувики" сезгә теманы тирәнтенрәк төшенер өчен киңәшләр бирә. Бу, чыннан да, бик уңайлы хезмәт, һәм без аны арытаба да камилләштерәчәкбез.

— "Рувики"ның аудиториясе нинди һәм күпме?
— Аудиториясе бик зур, әмма соңгы айларда 25-34 яшь төркемендәге кешеләр беренче урынны били. Безне мәктәп укучылары да, пенсионерлар да укый, чөнки һәр сорауга җавап табарга теләү — ул универсаль ихтыяҗ. "Рувики"ның айлык аудиториясе бүген алты миллионнан артык уникаль кулланучы тәшкил итә. Әлбәттә, берничә тапкыр керүне санаганда, бу сан тагын да күбрәк.

— "Рувики" платформасында нинди технологик яңалыклар гамәлгә кертелгән һәм нәрсәләр планлаштырыла?
— Нейро-җавап, текстның кыска вариантын бирү, аудиоформат, текстка уен формаларын кертү, текстны кабатлау функциясе. Тиздән навигация уңайлырак булсын өчен рубрикаларны камилләштерү, кулланучыларга кызыклырак булсын өчен квизлар өстәү, платформаны сезнең шәхси мәнфәгатьләрегезгә яраклаштыру көчәйтеләчәк.

— Сезнең платформада материалларның хәвефсезлеге ничек тәэмин ителә?
— Бу әлеге төшенчәгә нәрсә салуыгызга карап. Әгәр мәгълүматның дөреслеге турында сүз барса, монда берничә бәя билгесе бар. Иң беренче, бу платформаның үзенең кагыйдәләре. Һәр тезис абруйлы чыганакка сылтанма белән расланырга, сөйләү нейтраль, энциклопедик характерда булырга тиеш. Русия Федерациясе законнарын бозмаска. Икенче өлеш — безнең редакция эше. Ул яңа мәкаләләр эчтәлегенең күрсәтелгән чыганакларга тап килүен җентекле тикшерә. Һәм, ниһаять, безнең төп өстенлегебез — экспертлар белән хезмәттәшлек итү. Узган елда Русия Фәннәр академиясе генә дә 10 меңнән артык материалны тикшерде. Ә безнең партнерлар исемлеге даими киңәя.

Әйткәндәй, бу көннәрдә без Санлы мөхиттә балаларны яклау альянсы белән хезмәттәшлек итүебез турында игълан иттек. Без балалар һәм ата-аналар өчен бүлек әзерләдек, анда Интернеттагы төп хәвефләр белән танышырга һәм санлы гигиена кагыйдәләрен өйрәнергә мөмкин. Хәвефсезлек җәһәтеннән шулай ук бик файдалы проект.

— "Рувики" мәгариф тармагында кулланыла аламы? Бу өлкәдә яңа проектлар планлаштырасызмы, укучылар, яшьләр өчен махсус бүлекләр бармы?
— Мөмкин генә түгел, файдаланыла да. Без мәктәп укучылары өчен Төп дәүләт һәм Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнергә ярдәм итүче портал әзерләдек. Бу — Русия Фәннәр академиясенең сыналган тест китапханәсе, аларны белү чыгарылыш сынауларында кирәк булачак. Хәзер без бу проект һәм башка башлангычлар чикләрендә Мәскәү Хөкүмәтенең социаль комплексы белән актив хезмәттәшлек итәбез.

— Русия Федерациясе халыклары телләрендә бүлекләрне тулыландыру максатыннан "Рувики" ничек үсешә? Бу бүлекләргә ихтыяҗ бармы?
— Урыс теленнән тыш, "Рувики" Русия халыкларының 20 телендә эшли. Бу бүлекләргә ихтыяҗ күзәтелә, аларда 1 миллион 400 меңнән артык материал һәм җитәрлек укучылар бар. Әмма без бу юнәлешне үстерү белән бик кызыксынабыз һәм туган телдә мәкаләләр язарга әзер булган ирекмәннәргә шатбыз.

- Ә башкорт телендәге бүлекнең тулылануына карата нәрсә әйтергә була? Анда ничә мәкәлә бар? Ирекмәннәр күпме? Алар белән ничек эшлисез?
— Башкорт бүлеге кулланучыларның активлыгы җәһәтеннән һәм популяр тел бүлекләре исәбендә беренче урыннарны били, шулай ук тулыландырылуы буенча беренче бишлеккә керә — хәзер анда 75 меңнән артык материал бар. Бу исемлектә — шулай ук чечен, татар, чуваш һәм якут телләре. Һәр ирекмән платформада үзаллы теркәлә һәм мәкаләләр яза ала. Иң актив авторларга бүләкләр тапшырабыз, һәм бездә махсус ярдәм хезмәте бар, анда һәртөрле сорау белән мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

— "Рувики" ирекмәннәре турында сүз барганда, алар өчен ниндидер бонус программасы булдырылганмы? Платформада акча эшләү мөмкинлеге бармы?
— Бу - ике төрле тема. Бонус программасы "Рувики"ның ирекмән авторларына кагыла. Без ирекмәннәр санының артуын телибез (әле энциклопедия өстендә аена 800гә якын кеше эшли). Моның өчен без дәрәҗә һәм бүләкләр алырга мөмкинлек биргән ярдәм программасы булдырдык. Платформада автор никадәр күбрәк файдалы эш башкарса, шулкадәр күбрәк балл җыя ала, ул сертификатларга алмаштырыла. Шуңа күрә кызыксынуың өчен бүләкләр алырга мөмкин.

Ресурсны акчага әйләндерү бонус программасына бәйле түгел. Безнең сайтта реклама бар. Без бу мәсьәләгә бик сак карыйбыз, бездә "гаилә фильтрлары" эшли, кайбер реклама бирүчеләр категориясеннән баш тарттык, чөнки безгә хәтта реклама баннерларында да энциклопедия өчен тиешле булмаган мәгълүмат булмавы мөһим.

— Сезнең майданчыкка Зур Русия энциклопедиясе материалларын тапшырырга карар ителде. Бу проект эше ничек бара?
— Бу — катлаулы проект, зур тырышлык таләп итә. Хәзер бу эш төрле дәрәҗәдә алып барыла, һәм әлегә аны тәмамлау вакыты турында сөйләргә иртәрәк. Зур Русия энциклопедиясенең бөтен эшләнмәләрен мөмкин кадәр саклап калырга тырышачакбыз, чөнки бу — бик абруйлы белем чыганагы.

— "Рувики"ның агымдагы елга, атап әйткәндә, яңа кулланучыларны, ирекмәннәрне җәлеп итү, платформаны популярлаштыру һәм башка юнәлешләр буенча нинди планнары бар?
- Эшебезнең бөтен төп юнәлешләрен үстерергә. Партнерларыбыз рецензияләгән сыйфатлы мәкаләләр күләмен арттырырга һәм, әлбәттә, башка көнүзәк күренешләр һәм вакыйгалар турында яңаларын язу. Материалларның агымдагы базасын сакларга, оператив рәвештә бөтен яңартуларны кертергә. Кулланучыга кызыклы һәм файдалы булсын өчен продуктны камилләштерергә, ясалма интеллектның соңгы казанышларын файдаланып, аңа яңа функционал өстәргә. Проектка кызыксынган кешеләрне, студентларны, үз эшенең белгечләрен чакырып, ирекмәннәр базасын үстерергә. Һәм көн саен үсешә барырга!

— Владимир Владимирович, сорауларыбызга җентекле җавап биргәнегез өчен рәхмәт. "Башинформ" сезгә "Рувики" проектын үстерүдә уңышлар тели.

Авторы: Алик Шакиров.
Автор фотосы.


Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас