+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
11 март 2025, 07:50

Хәрби хәрәкәтләрдә инвалид булганнарга түләүләр тәгаенләнде

Русия Президенты Владимир Путин илебезнең яңа республикаларында хәрби хәрәкәтләрдә инвалид булган катнашучылар өчен 2014 елдан бер тапкыр бирелә торган түләүләр билгеләде.

Хәрби хәрәкәтләрдә инвалид булганнарга түләүләр тәгаенләндеХәрби хәрәкәтләрдә инвалид булганнарга түләүләр тәгаенләнде
Хәрби хәрәкәтләрдә инвалид булганнарга түләүләр тәгаенләнде


Тиешле указ хокукый актларны бастырып чыгару порталында урнаштырылган.

Беренче группа инвалидларга - 6 540 415 сум, икенче группа инвалидларга - 5 236 250 сум, өченче группа инвалидларга 4 418 086 сум түләнәчәк.

Түләүләр Донецк Халык Республикасы Кораллы Көчләре, Луганск Халык Республикасы халык милициясе, Донецк Халык Республикасы һәм Луганск Халык Республикасы хәрби формированиеләре һәм органнары составында 2014 елның 11 маеннан хәрби хәрәкәтләрдә катнашканнарга һәм сугыш барышында алган җәрәхәтләр яисә авырулар нәтиҗәсендә инвалид дип танылганнарга бирелә.

Фото: rbc.ru

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас