+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
11 март 2025, 06:00

“Көнкүрештәге һәр мәсьәлә хәл ителергә тиеш!”

Республика Башлыгы Радий Хәбиров яугирләрнең тол хатыннарының һәм әниләренең мөрәҗәгатьләрен контрольгә алырга кушты.Кичә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төбәк ЦУРында министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре белән чираттагы оператив киңәшмә үткәрде.

“Көнкүрештәге һәр мәсьәлә хәл ителергә тиеш!”“Көнкүрештәге һәр мәсьәлә хәл ителергә тиеш!”
“Көнкүрештәге һәр мәсьәлә хәл ителергә тиеш!”


Радий Хәбиров махсус хәрби операциядә катнашучы Илвир Хөснетдиновны генерал Шәйморатов медале белән бүләкләде. Хәрби хезмәткәр “Ахмат” бүлекчәсендә укчы булып хезмәт итә. Яугир төбәк җитәкчелегенә һәм халыкка фронттагы хәрби хезмәткәрләргә ярдәм өчен рәхмәт белдерде. “Махсус хәрби операциядә катнашучыларга игътибар биргән һәркемгә рәхмәт. Башкортстан – алга, Җиңү безнең якта булачак”, – диде Илвир Хөснетдинов.


Башкортстан Башлыгы Уфада Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм чарасыннан соң аңа шәхсән мөрәҗәгать иткән хатын-кызлар, яугирләрнең тол хатыннары һәм әниләренең барлык мәсьәләләрен дә контрольгә алырга кушты. “Аларның хәл итәсе көнкүреш мәсьәләләре бар. Протоколда барысы да язылган, эшкә алырга һәм һәр мәсьәләне хәл итәргә кирәк”, – диде Радий Хәбиров.


Светлана Мостафина Башкортстанның Фәнни-технологик үсеш буенча дәүләт комитеты башлыгы итеп тәгаенләнде. Радий Хәбиров күптән түгел республикада төзелгән ведомствоның җитәкчесен оператив киңәшмәдә тәкъдим итте.


“Без фән һәм югары мәктәпне, фән һәм мәгариф белән идарә итү һәм үзара хезмәттәшлек буенча компетенцияләрне үстерүдә көчләрне туплау максатыннан аерым дәүләт комитеты төзибез, дип килештек. Һәм 3 мартта Фәнни-технологик үсеш буенча дәүләт комитеты оештырылды. Комитет рәисе итеп Светлана Мостафина билгеләнде”, – диде Радий Хәбиров һәм аңа уңышлар теләде.


Берьюлы дүрт Уфа университеты “Приоритет 2030” дәүләт программасында катнашу өчен гариза биргән. 15 мартта аларның өчесе: УУНиТ, БДМУ һәм УДНТУ заявкаларын яклаячак. Бу хакта Радий Хәбиров хәбәр итте.


“Мин дә өч югары уку йортының һәркайсы командасы составында. Һәм, шулай ук, гаризаларны яклауда катнашачакмын. Шуңа күрә барыбызга да уңышлар теләгез. Сез беләсез, барлык өч университет та бу программада катнашты инде. Бу яхшы федераль финанслау һәм яхшы фәнни нәтиҗәләр бирә. Шуңа күрә бу шимбә безнең өчен бик мөһим”, – диде ул.


Башкортстанда ел саен 8 августта Креатив индустрияләр көне билгеләп үтеләчәк. Республика Башлыгы оператив киңәшмәдә тиешле указга кул куюы турында хәбәр итте.


Радий Хәбиров республика Хөкүмәтенә тиешле ярдәмне тәэмин итәргә, ә Стәрлетамәк шәһәренә аеруча әзерләнергә кушты, чөнки нәкъ менә бу көннәрдә анда “Купец 2.0” фестивале уза.


Уфада Республика кардиоүзәгенең яңа хирургия корпусы 26 мартта ачылачак. “Бу кардиоүзәк авыр төзелде, бик кыйммәтле объект килеп чыкты. Аның каравы, техник яктан бик бай. Аны тантаналы рәвештә ачып, эшләтеп җибәрәчәкбез”, – диде Радий Хәбиров.


Гомум мәйданы 32 мең квадрат метрга якын булган ун катлы бина иске корпустан ике тапкыр диярлек зуррак. Анда 10 операция бүлмәсе, биш ангиограф, МРТ, КТ, заманча стандартлар буенча поликлиника бүлеге һәм кабул итү бүлеге урнашачак.


Уфадагы вузара студентлар кампусы каршындагы Геном үзәген ачу 4 апрельгә планлаштырылган.


“8 мартта эш сәфәре белән Уфага Русиянең фән һәм югары белем министры урынбасары Айрат Гатиятов килде. Без аңа Геном үзәген һәм “Мәктәп 21+” проектын ачуга әзерлек барышын күрсәттек. Шулай ук вузара студентлар кампусының төп өлешен төзүгә старт бирелде. Безнең бурыч – 2027 ел ахырына объектны файдалануга тапшыру”, – диде Радий Хәбиров.


“Башгидромет”ның беренчел бәяләүләре буенча, Агыйдел һәм Урал елгаларында суның максималь дәрәҗәсе нормага якын, Караидел елгасында нормадан югары булачак. Ташкын вакыты, су биеклеге дәрәҗәсе һәм су басу ихтимал булган зоналар буенча төгәлрәк фараз 25 марттан соң билгеле булачак. Барлык плотиналар, шлюзлар һәм башка гидротехник корылмалар тикшерелгән. Алар канәгатьләнерлек хәлдә һәм язгы ташкынга техник яктан әзер. Бу хакта республиканың табигатьтән файдалану һәм экология министры Нияз Фазылов хәбәр итте.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас