+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
11 март 2025, 07:26

Колледж студентлары белән очрашу үтте

5 мартта Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республиканың урта һөнәри уку йортларының студентлар үзидарәсе лидерлары белән очрашты.

Колледж  студентлары  белән очрашу үттеКолледж  студентлары  белән очрашу үтте
Колледж студентлары белән очрашу үтте

Студентлар урта һөнәри белем бирү студентлар лидерлары мәктәбе кысаларында хакимият органнары белән хезмәттәшлек итүнең, шулай ук шәхесара коммуникацияләрнең иң яхшы практикаларына өйрәтә. Чара Бөтендөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-мәгариф үзәгенең вузара кампусы базасында узды.

Башкортстан Башлыгы үзенең кереш сүзендә булачак белгечләрнең потенциалын, шулай ук алган һөнәрләренең төбәк икътисады өчен әһәмиятен югары бәяләде.

- Мин сезгә – колледж студентларына - зур хөрмәт белән карыйм. Билгеле бер вакыт дәвамында без урта һөнәри белемгә тиешле игътибар бирмәдек. Шул ук вакытта сезнең республиканың киләчәк үсеше өчен бик җитди ресурс булуыгызны аңлау мөһим. Һәм хәзер без 120 мең бала белем алучы колледжларыбызның проблемаларына төшенергә тырышабыз. Беренче чиратта уку йортларының матди-техник базасын планлы рәвештә тәртипкә китерәбез. Бу максатларга республика ел саен 500 миллион сум акча бүлә. Моннан тыш, колледжлар «Профессионалитет» федераль проекты кысаларында да җитди ярдәм ала, – дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. - Сез күрәсез, бүген илдә хезмәт кешесенә карата мөнәсәбәт үзгәрә. Күп кенә эшче һөнәрләренә хезмәт базарында ихтыяҗ зур. Һәм бүгенге очрашу безгә сезне нәрсә борчыганын һәм сезнең үз-үзегезне тормышка ашыруда тагын нәрсә белән ярдәм итә алуыбызны аңларга ярдәм итәчәк.

Журналистлар белән әңгәмәдә төбәк җитәкчесе яшьләр белән аралашудан алган тәэсирләре белән уртаклашты.

- Бу балалар колледжларның эчке тормышын билгели. Профессор-мөгаллимнәр составы аларны өйрәтә, ә активистлар көнкүреш, ял, тәртип, студентлар коллективлары эчендә үзара мөнәсәбәтләрне оештыру белән шөгыльләнә, - диде Радий Хәбиров. - Гомумән, бүген без аралашу бурычын гына куймадык. Мин планнарыбыз турында сөйләдем һәм дулкынландыргыч темалар турында фикер алыштым. Студсоветларның күп кенә рәисләре төрле мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм сорады. Мин боларның барысын да язып алдым, әлеге йөкләмәләрне адреслы эшкәртәчәкбез.

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас