+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
12 март 2025, 13:47

Тулай торакта студентлар сугышкан

Стәрлетамактагы уку йортларының берсенең тулай торагында студентлар арасында низаг килеп чыккан. 26 яшьлек студент 20 яшьлек егеткә һөҗүм иткән һәм аның тешен сугып сындырган. Аннары әлеге әүмәкләшүгә тагын берничә студент кушылган...

Тулай торакта студентлар сугышканТулай торакта студентлар сугышкан
Тулай торакта студентлар сугышкан

Бу низагта катнашучылар һәм шаһитлар әлеге инцидентны җәмәгатьчелеккә фаш итәргә карар кылган, чөнки бу инде бердәнбер генә очрак түгел икән.

"Башинформ"га Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә белдерүләренчә, Стәрлетамак буенча идарәнең дежур бүлегенә төркем тарафыннан тән җәрәхәтләре ясау турындагы гариза белән 20 яшьлек теге студент мөрәҗәгать иткән.

"Гариза бирүче сүзләренчә, берничә яшь кеше арасында башта талаш килеп чыккан, ул сугышу белән тәмамланган. Полиция хезмәткәрләре 26 яшьлек студентны тоткарлады, инцидентның башка катнашучыларын эзләү чаралары күрелде. Зыян күрүчегә суд-медицина экспертизасы узуга юллама бирелде. Тикшерү үткәрелә, аның нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк, — дип шәрехләделәр ведомствода. - Сәламәтлеккә уртача зыян китерү факты буенча тикшерү бүлеге тарафыннан җинаять эше кузгатылды».

Югары уку йортында, шулай ук, тикшерү оештырылган.

Фото: bashinform.news

Автор:Денис Таваев
Читайте нас