+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
14 март 2025, 16:49

Башкортстаннан СВО зонасына 145нче гуманитар конвой китте

Республика Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов 145нче гуманитар конвойны озата бару өчен юлга чыкты.

Башкортстаннан СВО зонасына 145нче гуманитар конвой киттеБашкортстаннан СВО зонасына 145нче гуманитар конвой китте
Башкортстаннан СВО зонасына 145нче гуманитар конвой китте

– 145нче колонна белән без офис техникасы, методик әдәбият, мәктәп инвентарьлары һәм Луганск Халык Республикасының Красный Луч шәһәре мәктәпләренә җиһазлар алып барабыз, – дип билгеләп үтте Ирек Сәгыйтов.

Йөк махсус хәрби операциядә катнашучы 35 хәрби бүлекчә өчен билгеләнгән.

Йөк составына 22 автомобиль, 174 кубометр агач материалы, 250 FPV-дрон, 5 мотоцикл, рацияләр, маскировка челтәрләре, антидрон пәрдәләр, генераторлар, автомобильләр өчен запас частьләр, окоп шәмнәре, буржуйка мичләре, газ баллоннары, төзелеш кораллары һәм материаллары, шәхси гигиена чаралары, азык-төлек, медикаментлар һәм туганнарыннан посылкалар төялде.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас