+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
15 март 2025, 13:35

Сез ялгыз түгел...

Авыр хәлдә калган очракта кемгә мөрәҗәгать итәргә?

Сез ялгыз түгел...
Сез ялгыз түгел...
Яңа ышаныч телефоны

Балалар өчен ышаныч телефонының кыска гына номеры барлыкка килде. Хәзер профессиональ психологның бушлай аноним консультациясен алу тагын да җиңеләйде.
Бу телефон тәүлек буе һәм ялсыз эшли:
8-800-2000-122 – стационар һәм мобиль телефоннардан;
124 – кесә телефоннарыннан.

Балалар ышаныч телефонына төрле сораулар белән мөрәҗәгать итәргә була, шул исәптән:
гаиләдәге проблемалар: әти-әни, абый-энеләр яки апа-сеңелләр белән конфликт, әти-әнинең аерылышуы;
эмоциональ кыенлыклар: курку, борчылу, депрессия, ялгызлык хисе;
мәктәптәге проблемалар: укудагы кыенлыклар, сыйныфташлар, укытучылар яки мәктәп җитәкчелеге белән конфликтка керү;
җәберләү очраклары: көчләү, буллинг, бәхетсезлек очраклары;
сәламәтлеккә кагылышлы мәсьәләләр: физик яки психик сәламәтлеккә бәйле сораулар;
башка шәхси сораулар: үз-үзеңне бәяләү проблемалары, тормыш мәгънәсен эзләү.
Ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә оялмагыз! Сез ялгыз түгел, һәм белгечләр сезгә теләсә нинди хәлдә дә ярдәм итәргә әзер.

Бала буллинг корбаны түгелме?

Мәктәптә бала җәберләүгә дучар ителмиме? Моны әти-әниләргә ничек белергә? Түбәндәге хәл-халәтләргә игътибар итегез:
* Балагыз мәктәптән ертык кием, ертылган китап-дәфтәр белән кайта, сәбәбен сезгә аңлатмый.
* Балагызның тәне кара янып, киселеп, тырналып кайта.
* Балагыз өйгә беркайчан да сыйныфташларын яисә яшьтәшләрен алып килми. Үзе дә кунакка, яки сыйныфташлары җыелган урыннарга бармаска тырыша.
* Вакытын бергә уздыру өчен (уйнарга, кинога барырга, спорт белән шөгыльләнергә, телефоннан сөйләшергә) бер генә дусты да юк.
* Балагызны беркайчан да бәйрәмнәргә, туган көннәргә чакырмыйлар, ул үзе дә бәйрәмгә дусларын чакырырга, туган көнен үткәрергә теләми.
* Мәктәпкә, училищега, колледжга барырга курка. Иртән аппетиты юк, башы, ашказаны, аркасы авырта.
* Мәктәпкә озын һәм уңайсыз юл сайлый.
* Йокысы туймый, начар төшләр күрә, төшендә еш кына елый, кычкырып җибәрә.
* Укуга кызыксынуы кими, өлгәшми башлый.
* Бәхетсез, кәефсез күренә, еш кына күңел төшенкелегенә бирелә, ярсучанлык, агрессия күзәтелә.
* Әти-әнидән акча таләп итә яисә урлый (“агрессорлар” кушуы буенча).

Кибербуллинг янамасын!
Кибербуллингны булдырмау, аны туктату өчен ата-аналарга киңәшләр:
бала (үсмер) белән ышанычлы мөнәсәбәттә булыгыз һәм катгый тыюны туктатыгыз;
баланы җәберләүгә кагылышлы барлык нәрсәләрне сакларга өйрәтегез (хәбәрнең скриншотын, видеофайлларны, комментарийларны);
баланың виртуаль тәҗрибәсенә ата-ана контроле кую мөмкинлеген карагыз. Мәсәлән, http:www.kaspersky.ru/safekids программасын куярга мөмкин;
баланың онлайн-абруен тикшереп торыгыз – аның исемен серверларда эзләп табыгыз һәм социаль чел­тәрләрдә ничек, кемнәр белән аралашуына игътибар итегез;
кибербуллинг факты булган очракта, социаль челтәрләрдәге техник ярдәмгә мөрәҗәгать итегез;
таләп ителгән очракта баланың намусын һәм дәрәҗәсен яклау өчен хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итегез;
бала белән бергәләп Интернетта хәвефсезлек тәртибенә өйрәнегез: кайда укуы, өй адресын, шәхси фотоларны куюның куркыныч тудыруын аңлатыгыз;
балага кибербуллер белән бернинди мөнәсәбәткә керергә: җавап язарга да, үпкәләргә дә ярамавын аңлатыгыз. Аны шундук кара исемлеккә куеп, хәбәрләр стенасын ябып куярга кирәклеген әйтегез;
кибербуллинг очрагын бик авыр кичергәндә, әгәр бала үз-үзенә бикләнә, сөйләшми, тәртибе үзгәрә икән – психологка яисә психотерапевтка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Мәктәптә җәберләү очрагы ачыкланганда ярдәм өчен бәйләнешләр:
– “Балалар онлайн” (Мәскәү) – 8-800-25-000-15 – 9.00- 18.00 сәгатьләрдә (Мәскәү вакыты белән) – социаль челтәрләрдә төрле проблемаларга дучар булган балаларга һәм үсмерләргә психологик һәм мәгълүмати ярдәм күрсәтүче хезмәт.
– “ВКонтакте” социаль челтәрендә “Анти-КиберМоббинг” төркеме: https:vk.com/anticybermobbing.
– “Фейсбук” социаль челтәрендә “Травли нет” сайты: http://www.facebook.com/travlinet/.
Шулай ук, психологик ярдәмгә мохтаҗ балалар һәм үсмерләр өчен Бердәм ышаныч телефоны эшли:
8-800-7000-183 (түләүсез, аноним, тәүлек әйләнәсенә).
Балалар, үсмерләр һәм аларның әти-әниләре өчен янә бер ышаныч телефоны: 8-800-2000-122.
 
Автор фотосы.

 

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас