Башкортстанда киләсе атнада төнлә кышкы температура режимы булачак.
"Гисметео" синоптиклары мәгълүматларына караганда, 19 марттан төнлә температура 0 градустан түбән төшәчәк. Ә көндез термометрлар «плюс»ны күрсәтәчәк.
Кайбер районнарда көчле кар явуы көтелә.
Русиянең үзәк өлешенә, ил "Гидрометүзәге"нең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд фаразлавынча, кыш инде 17 мартта кайтачак. Сизелерлек суыту көтелә. Төнлә температура -8 градуска кадәр төшәчәк.
Фото: "Башинформ" агентлыгы