+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
17 март 2025, 09:04

Майда ничә көн ял итәчәкбез?

Безне 13 ял көне көтә.

Майда ничә көн ял итәчәкбез?Майда ничә көн ял итәчәкбез?
Майда ничә көн ял итәчәкбез?

Май аенда русиялеләр ике тапкыр дүртәр көн ял итәчәк. Бу хакта махсус экспертлар искә төшерә, дип хәбәр итә "ТАСС" агентлыгы. Шулай итеп, май аенда 18 эш һәм 13 ял көне көтелә.

30 апрель кыскартылган эш көне булачак, ә 7 май тулы эш көне булып калачак. Беренче май рәсми бәйрәм ялы булып санала, 2 майга күчерелгән ял көне өстәлә, ә 3 һәм 4 май – гадәти ял көннәре. Аннары, 8 май – күчерелгән ял көне, 9 май – Җиңү көне, ә 10 һәм 11 май – стандарт ял көннәре.

Экспертлар билгеләп үткәнчә, иң күп эш көннәре булган айларда отпуск алу отышлырак, чөнки бу отпуск түләүләре күләмен арттыра.

Фото: ГорОбзор.ру

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас