Республиканың 7 районында 8 су басу очрагы контрольдә кала. Алар арасында:
✔ 5 йорт яны территориясен су басу (Архангель, Благовар районнары)
✔ 3 юл участогын су басу (Әлшәй, Дәүләкән, Кырмыскалы районнары)
✔ 2 бакча җәмгыятен су басу куркынычы (Уфа районы)
✔ 1 күперне су басу (Кырмыскалы районы)
✔ 1 торак территорияне су басу куркынычы (Кушнаренко районы)
Торак йортлар зыян күрмәгән. Коткаручылар бозны кисү һәм шартлату эшләрен дәвам итә.
Игътибар! Балаларны су янында күзәтүчесез калдырмагыз!