+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
17 март 2025, 13:23

Ә сез үз шәҗәрәгезне беләсезме?

Ата-бабаларның батырлыклары турында истәлекләрне сакларга кирәк.

Ә сез үз шәҗәрәгезне беләсезме?Ә сез үз шәҗәрәгезне беләсезме?
Ә сез үз шәҗәрәгезне беләсезме?

«Русия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасының «Это у нас семейное» конкурсында катнашучылар гаилә традицияләрен тергезү белән шөгыльләнә, тарихны өйрәнә, ата-бабаларын искә ала һәм балаларын шуңа өйрәтә.

Проектта катнашу аларны үз тамырлары һәм туганнарының казанышлары турында яхшырак белергә этәрде. Башкортстаннан Солтангилдиннар, Мурманск өлкәсеннән Ковалевскийлар һәм Татарстаннан Әхмәтовлар, Вафиннар шәҗәрә төзү тарихлары белән уртаклаштылар.

Конкурсның дистанцион этабы биремнәренең берсендә катнашучыларга гаилә елъязмасы төзергә тәкъдим ителде. Үзенә күрә өйрәнүдә округ ярымфиналларында заманча психология һәм родология институтыннан осталык дәресләре сериясе дә ярдәм итте. Катнашучылар шәҗәрә агачын төзү эшен кайдан башларга, яшьләрне ата-бабаларының тарихын өйрәнүгә ничек җәлеп итәргә, нинди чыганаклардан мәгълүмат эзләргә кирәклеге турында белемнәр алган.

"Это у нас семейное" бәйгесенең ярымфиналчылары Солтангилдиннар Уфада яши. Бу зур һәм тату гаиләнең инде өченче буыны шәҗәрә белән мавыга. Проектта катнашканнан соң алар башкорт шәҗәрәсе китабын язды, анда картәтиләр линиясе буенча - 20, картәниләре линиясе буенча 10 буын турында сөйләделәр.

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас