Федераль эксперт фәнни инфраструктураның төп объектларында – вузара кампус лабораторияләрендә һәм үзәкләрендә, Уфа Фән һәм технологияләр университетының «Киләчәк моторлары» алдынгы инженерлык мәктәбендә, Евразия НОЦ йортында булды. Фонд башлыгы Башкортстанда фәнни потенциалны үстерү өчен ярдәм чараларын һәм экосистеманы югары бәяләде.
- Республика җитәкчелеге куйган тырышлыклар, сезнең уку йортларыгызда, Евразия фәнни-тикшеренү үзәгенең фәнни мохитендә, производствода чагылган башлангычлар - әйтерсең лә энҗе бөртекләре, алардан яхшы муенса ясап була. Сездә соңгы елларда җитди адымнар ясала, аерым алганда, вузара кампус, Фәнни-технологик үсеш буенча дәүләт комитеты төзелде. Алар бизнеста, сәнәгатьтә, әзер продукциядә гамәли нәтиҗәләргә китерәчәк, – дип билгеләде Вадим Медведев.
Фото: pravitelstvorb.ru