Бүген төнлә, 17 мартта, Ярмәкәй районында агач йорт яна башлаган. Бу хәлнең нечкәлекләрен Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстанда буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
Фаҗига Тарказы авылында булган. Урында коткаручылар бүрәнә йорт януын ачыклаган һәм аны тиз арада сүндергән.
Янгын урынын тикшерү барышында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре 55 яшьлек ирнең гәүдәсен тапкан. Беренчел мәгълүматлар буенча, янгын тәмәке тартканда саксызлык аркасында килеп чыккан.
Хәзерге вакытта әлеге хәлнең төп сәбәпләре ачыклана.
Фото: "Горобзор.ру"