+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
18 март 2025, 10:30

Авылларны су басу куркынычы арта

Гафури районының Ташасты авылы халкын эвакуациялиләр.

Авылларны су басу куркынычы артаАвылларны су басу куркынычы арта
Авылларны су басу куркынычы арта
Гафури районында су басу сәбәпле Ташасты авылы халкын эвакуацияләү дәвам итә. Бу хакта социаль челтәрләрдә муниципалитет башлыгы Венер Вахитов хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, Толпар авылы янында Җилем елгасында боз тыгынлыгы барлыкка килгән. Шуның аркасында бөтен Ташасты авылын су басу куркынычы туган.

Ташсты авылында 121 кеше яши. Әлеге вакытта аннан 36 кеше эвакуацияләнгән, шул исәптән 32 бала да. Халыкны Имәндәш авылы мәктәбенә урнаштырганнар.

Имәндәш авыл Советы җитәкчесе Әхнәф Нугайгулов хәбәр итүенчә, Ташасты һәм Таеш авылларында ут юк.
"Эвакуацияләнгәннәрнең барысын да ашаталар. Бүген су басудан соң Җилем елгасы үз ярларына кире кайтты. Урында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре эшли”, — дип хәбәр итә авыл Советы башлыгы.

 
Фото:скриншот видео


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас