+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
18 март 2025, 03:40

“Кышкы йокыдан уяныгыз!”

Киләсе атнада муниципалитетларда чисталык һәм тәртипне бәяләячәк комиссия төзеләчәк.

“Кышкы йокыдан уяныгыз!”“Кышкы йокыдан уяныгыз!”
“Кышкы йокыдан уяныгыз!”

Узган ел нәтиҗәләре буенча, Башкортстан төп капиталга 783,8 миллиард сум инвестицияләр җәлеп иткән. 2023 елдагы сан белән чагыштырганда, үсеш 9,7 процент тәшкил иткән, ә соңгы 6 елда – 74,2 процент. Бу хакта Хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белдерде.
Башкортстанда инвестицияләр­нең үсеш темплары Русиядәге уртача күрсәткечтән (39,4 процент) ике тапкырга диярлек артып китә. Идел буе федераль округында шундый ук күрсәткеч 40,6 процент тәшкил иткән. Радий Хәбиров билгеләп үтүенчә, республика инвестицияләр күләме буенча илдә 14нче һәм округта 2нче урында. “Бу – зур, яхшы, җайга салынган эш. Барыгызга да зур рәхмәт”, – диде республика Башлыгы.


15 мартта Радий Хәбиров Университетларны үстерү программаларын гамәлгә ашыру советы утырышы кысаларында дүрт югары уку йорты – УДНТУ, БДМУ, УУНиТ һәм БДАУ ректорлары белән бергә Мәскәүдә университет проектларын яклауда шәхсән катнашкан. “Без бирелгән барлык сорауларга җавап бирдек. Яклау, минем карашка һәм экспертлар күзлегеннән караганда, шактый нәтиҗәле узды һәм бу атнада без нәтиҗәләрне алырбыз, дип уйлыйм”, – диде төбәк җи­тәкчесе.

Ул белдерүенчә, республиканың өч югары уку йорты “Приоритет 2030” программасының беренче этабында катнашты һәм шактый зур финанслау алды, ул универ­ситетларның матди базасын ныгытуга тотынылды. Икенче этапта җиңү төбәкнең югары белем бирү учреждениеләренә өстәмә финанслау алырга һәм алга барырга мөмкинлек бирәчәк.
Республикада күптән түгел оештырылган Фән һәм югары белем бирү буенча дәүләт комитеты рәисе Светлана Мостафина Радий Хәби­ровка “Приоритет 2030” федераль программасында төбәк вузларына үз проектларын яклауда ярдәм өчен рәхмәт белдерде.

Киңәшмәдә төбәк Башлыгы Уфа шәһәре хакимиятенә һәм Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына кичекмәстән территорияләрне җыештыруга керешергә кушты. “Ике көн Мәскәүдә булдым: анда инде барысы да җыештырылган. Әл­бәттә, безнең климат шартларын чагыштырырга ярамый. Ләкин бездә дә яз бер айга иртәрәк килде. Элек 1 майга чисталык урнаштыруны максат итеп куя идек, хәзер 1 апрельгә кирәк. Кичекмәстән эшкә керешегез, өмәләрне якынрак даталарга билгеләгез. Кешеләрне һәм техниканы чыгарыгыз”, – диде Радий Хәбиров.

Торак-коммуналь хуҗалык министры Ирина Голованова билгеләп үтүенчә, Башкортстанда экологик өмәләр – 29 марттан 10 майга кадәр, “Яшел Башкортстан” акциясе 19 апрельдән 10 майга кадәр узачак. Уфа мэры Ратмир Мәүлиев сүзләре буенча, башкалада урамнарны җыештыруга керешкәннәр инде: ял көннәрендә 23 мең кеше катнашлыгында беренче өмәләр узган. Элегрәк алар 12 һәм 26 апрельгә билгеләнгән иде.

“Кышкы йокыдан уяныгыз! Шә­һәрләрне тәртипкә китерегез. Мин аңлыйм һәм сездән мог­җизалар көтмим, кар яву да бик ихтимал. Ләкин тырышыгыз”, – диде Радий Хәбиров, район һәм шәһәр хаки­миятләре башлыкларына мөрәҗә­гать итеп. Төбәк җитәкчесе карары буенча, киләсе атнада ук муниципалитетларда чисталык һәм тәртипне бәяләячәк комиссия төзеләчәк. Бик авыр очракларны Радий Хәбиров якындагы оператив киңәшмәдә тикшерергә вәгъдә итте.

Республикада бишенче ел “Башкортстанда озын гомерлелек” программасы тормышка ашырыла, ул өлкән яшьтәге гражданнарның актив тормышын озайтуга юнәл­телгән. Анда катнашучылар саны елдан-ел арта. Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова хәбәр итүенчә, узган елда программаның төрле чараларында 470 меңнән артык кеше катнашкан. Бу – республикадагы өлкән яшьтәге кешеләрнең якынча яртысы (барлыгы 936,3 мең кеше). Радий Хәбиров проектка җәлеп ителүче­ләрнең күпчелеге хатын-кызлар булуына игътибар итте, бу республикада өлкән яшьтәге ха­лыкның структурасы белән аң­латыла. Ул республикада уртача гомер озынлыгы 73 яшь бул­ганда, ирләрнеке берничә елга кимрәк булуына борчылуын белдерде. Радий Хәбиров фике­ренчә, ир-егетләрнең үзләренә дә сәламәт­лекләренә игътибарлырак булу турында уйланырга кирәк.

Киңәшмәдә, шулай ук, җәен балалар ялын оештыруга әзерлек, “Сөт кухнясы” проектын гамәлгә ашы­ру барышы һәм башка мәсь­әләләр каралды.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас