Илебез Президенты Владимир Путин яшьләр белән әледән-әле төрле очрашулар үткәрә. Шундый очрашуларның берсендә Уфа егете Илнар Хәйруллин илебез Президенты белән аралашты. Илнар Уфа шәһәренең 38нче мәктәбен тәмамлаган. Югары белем алыр өчен ул С. П. Королев исемендәге Самара университетына юллана. “Ракета-космос системаларын проектлауның мәгълүмати технологияләре һәм модельләштерү” белгечлеге буенча укырга керә.
Диплом алды практикасын ул СССР һәм Русия космик сәнәгатенең әйдәп баручы предприятиеләренең берсе – С. П. Королев исемендәге «Энергия» ракета-космик корпорациясендә үтә. Нәкъ шул чакта якташыбызга тагын бер бәхет елмая – ул Владимир Путинның илебез космонавтикасын үстерү турындагы матбугат конференциясендә катнаша һәм ил Президенты белән аралаша.
Илнарның сүзләренчә, ул белем алган югары уку йортында талантлы, белемле, амбициоз чит ил кешеләре күп укый. Тик алар, югары белем алгач, күп очракта үз илләрендә һөнәрләре буенча эш таба алмый.
– Хөрмәтле Влдимир Владимирович! Чит ил кешеләрен дә илебездә космонавтика файдасына эшләтүгә Сез ничек карыйсыз? – дип сорады ул ил Президентыннан.
Владмир Путин бу хәлгә уңай карашын белдерде.
Бүген сәләтле якташыбыз, югары уку йортын уңышлы тәмамлап, С.П. Королев исемендәге “Энергия” ракета-космик корпорациясендә инженер-математик булып эшли.
Фото: скриншот видео.