+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
19 март 2025, 21:26

11 районда елгаларда су күтәрелә, кешеләр эвакуацияләнә

19 мартта Башкортстанның 11 районында 20 су басу очрагы теркәлгән.

Кайда су күтәрелә?
- 4 районда йорт яны территорияләрен су басты (Архангель, Белорет, Благовар, Гафури районнары)
- 8 районда 12 юл участогын су баскан
- 2 күперне су баскан (Кырмыскалы һәм Чишмә районнары)

Архангель районында иң катлаулы хәл: төнлә Инҗәр елгасында су күтәрелеп, Азау авылы су астында калды. 105 кеше эвакуацияләнде, шул исәптән 20 бала. 80 кеше вакытлыча урнаштыру пунктларына күчерелде.

Бүген коткаручылар Инҗәр елгасында бозны шартлатты. Вертолёт белән елгалар тикшерелде, боз тыгылган урыннар ачыкланды.

Республикадагы су басу белән бәйле хәвефле хәл тулысынча контрольдә тотыла, коткару эшләре дәвам итә.

Фото: МЧС

Читайте нас