+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
19 март 2025, 09:50

Алдагы көннәрдә һава торышы нинди булачак?

Башкортстан синоптиклары үз фаразларын белдерде.

Алдагы көннәрдә һава торышы нинди булачак?Алдагы көннәрдә һава торышы нинди булачак?
Алдагы көннәрдә һава торышы нинди булачак?

"Башгидрометүзәк" синоптиклары якындагы ике көндә республикада һава торышы нинди булачагы турында сөйләде.

Бүген, 19 мартта, урыны белән бераз кар ява. Кайбер районнарда бозлавык, чымнарга һәм агачларга җепшек кар ябышу, иртән юлларда кар сырынтылары өелү, бозлавык көтелә. Җил төньяктан, төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә исәчәк. Көндез һава температурасы +1,+6, көньяк-көнчыгышта +11° градус булачак.

Иртәгә, 20 мартта, урыны белән бераз җепшек кар явачак. Көнбатыш районнарда җил уртача тизлектә, көндез урыны белән көчле җил булуы көтелә. Һава температурасы төнлә -2, -7, аязытканда -12°, көндез 0,+5 градус булачак.

Фото: Горобзор.ру сайтыннан.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас