+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
19 март 2025, 09:40

Гадәттән тыш хәл режимы кертелде

Архангель районының Азау авылында Инҗәр елгасының тиз күтәрелүе нәтиҗәсендә Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсенең идарә органнары һәм даими әзерлек көчләре өчен Гадәттән тыш хәл эш режимы кертелде.

Гадәттән тыш хәл режимы кертелде
Гадәттән тыш хәл режимы кертелде
7:30 сәгатькә 103 кеше эвакуацияләнгән, шуларның 20се - балалар, 80 кеше һәм 17 бала вакытлыча тору пунктына урнаштырылган. Халык барлык кирәкле әйберләр, шул исәптән кайнар ризык белән тәэмин ителгән.

Зыянны бетерүгә 90 кеше һәм 39 берәмлек техника җәлеп ителгән.

Пилотсыз очкычлар ярдәмендә елгада боз тыгыннарының якынча 300 метрда туплануы ачыкланган.

Шартлату эшләрен башкару мөмкинлеге мәсьәләсе хәл ителә.

"Кайнар линия" телефоны ачылды: 8 (347) 248-12-84.

 

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас