Махсус белгечләр, "Google" һәм "Apple" корпорацияләре Русиядә смартфоннарны техник яктан сүндерә ала, дип саный, дип хәбәр итә "РИА Новости" басмасы. Экспертлар билгеләп үткәнчә, сүндерү урланган җайланмаларның эшен туктату кебек үк механизм буенча булачак. Бу очракта алар файдасыз «кирпеч»кә әйләнәчәк.
"Apple" гаджетлары тулысынча ябылачак, алардагы мәгълүматлар югалачак. "Android" хуҗалары мәгълүматны саклап кала алачак, әмма җайланма үзе кулланырга яраклы булмаячак.
Шул ук вакытта "Роскачество"да мондый хәлне мөмкин түгел дип саныйлар. Смартфоннарда аның кайсы ил өчен ясалганы күрсәтелмәгән. Корпорацияләр, шулай ук, үзләренең репутациясенә зыян китерергә мөмкин, аларны күпмиллионлы суд дәгъвалары көтәчәк.
Моннан тыш, Русиядә чит ил кешеләре, аерым алганда, смартфонлы туристлар шактый. Аларны урындагы халыктан аерып сайлап алу - зур инвестицияләр таләп итә торган катлаулы бурыч.
Фото: "Башинформ" агентлыгы.