+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
21 март 2025, 01:24

Кызыл утка йөрмәгез, кызыллык китермәгез!

Бу рәвешле тупас кагыйдә бозу зур гына штраф белән дә яный

Кызыл утка йөрмәгез, кызыллык китермәгез!Кызыл утка йөрмәгез, кызыллык китермәгез!
Кызыл утка йөрмәгез, кызыллык китермәгез!


Бакалы районында “Лада Гранта” руле артындагы 52 яшьлек ир каршы юлга чыккан һәм “Шкода Октавия” автомобиле белән бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә “Лада” водителе һәлакәт урынында үлгән, аның пассажиры төрле җәрәхәтләр белән дәваханәгә озатылган.

Кушнаренко районының Чыршы-Тартыш авылы янында коточкыч авария булган. Дүртөйле районының 35 яшьлек кешесе идарә иткән йөк цистернасы – сөт ташу машинасы һәм каршы яктан килүче, руль артында 44 яшьлек Иркутск кешесе булган Dongfeng йөк машинасы бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәтендә ашыгыч медицина ярдәме килгәнче сөт ташучы машина водителе вафат булган. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре һәлакәт урынында җиңел автомобильләр өчен реверсив хәрәкәт оештырган. Юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана.

Салават шәһәрендә биш машина катнашлыгында авария булган. Республика Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәтеннән белдерүләренчә, беренчел мәгълүматлар буенча, Уфа урамында, “ВАЗ-2115” руле артындагы водитель каршы як хәрәкәт полосасына чыккан, анда уңга борылган “Кио Рио” автомобиле белән бәрелешүгә юл куйган. “ВАЗ” янә туктаган автомобильләргә килеп менгән.
Юл-транспорт һәлакәтендә каза күргән “ВАЗ” пассажиры дәваханәгә китерелгән. Һәлакәттә катнашучыларга медицина ярдәме күрсәтелгән.
Әлеге авария факты буенча тикшерү үткәрелә, булган хәлнең шартлары ачыклана.

Башкортстан Дәүләт автоинспекциясе Чат-боты юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозган чираттагы водительне тоткарларга ярдәм иткән. Ведомствоның матбугат хезмәтендә белдерүләренчә, битараф булмаган граждан Бөренең Тынычлык урамында “Шевроле Круз”га идарә итүченең светофорның кызыл утына узуы турында хәбәр иткән.
Юл-патруль хезмәте инспекторлары машинаны Интернациональная урамында туктаткан. Руль артында Бөре районында яшәүче 60 яшьлек кеше булган. Аңа карата административ материал төзелгән, ул 1500 сумлык штраф салуны күздә тота.

Мондый хәлгә тарымас өчен юл хәрәкәтендә катнашучы һәркемгә хәвефсезлек кагыйдәләрен төгәл үтәргә киңәш ителә:
– Тизлек режимын, башка транспорт чаралары белән араны саклагыз.
– Руль артында уяу булыгыз. Хәвефсезлек каешы һәрвакыт каптырулы булсын.
– Җәяүлеләргә дә юлны кичкәндә бик игътибарлы булырга, кәрәзле телефоннан сөйләшмәскә кирәк.

Резида ВӘЛИТОВА.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас