Барлык яңалыклар
10
Көнүзәк
22 март , 13:15

Узган тәүлектә су басу турында 45 хәбәр

Узган тәүлектә "Система-112" үзәгенә су басу турында 45 хәбәр килгән.

Узган тәүлектә су басу турында 45 хәбәр
Узган тәүлектә су басу турында 45 хәбәр


13 муниципаль берәмлектә 25 ситуация контрольдә тотыла.

Агыйдел елгасының максималь дәрәҗәсе Уфаның Дуслык монументы районында 633 сантиметр тәшкил иткән, тәүлек эчендә үсеш - 263 сантиметр. Затон күпере районында бозны шартлату эшләре башкарылганнан соң, дәрәҗә 1 метр 28 сантиметрга төшкән һәм 505 сантиметр тәшкил иткән.

Бүген боз тыгыннарын ачыклау өчен Агыйдел елгасы буйлап вертолетта очу үткәреләчәк.

Узган тәүлектә эвакуацияләнүчеләр юк.
Вәзгыять контрольдә тотыла.

Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе хәбәр итә.

Фото: МЧС

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: