Киләсе атнада дарулар белән тәэмин итү штабы дарулар алуга льготачылар чираты булу-булмавын күчмә тикшерүне планлаштырды, дип хәбәр итте Башкортстан сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин. Иглин һәм Туймазы районнарына, Салаваттагы кайбер поликлиникаларга аерым игътибар бирү йөкләнде.
Штабның чираттагы атналык утырышында министр, Салаватта яшәүче хатынның 16 яшьлек инвалид улы өчен препарат тоткарлануы турында мөрәҗәгате каралды, дип хәбәр итте. Пациент дару белән тәэмин ителгән, моны поликлиниканың баш табибы контрольдә тота, анда үсмернең хәлен белеп торалар. Элегрәк бу вәзгыятьне Русия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин контрольгә алган иде.
Шулай ук, бу атнада Сәламәтлек саклау министрлыгы "Росздравнадзор", Башкортстан Прокуратурасы һәм медицина оешмалары җитәкчеләре катнашлыгында ведомствоара комиссия утырышын уздырды. Анда дарулар белән тәэмин итүнең нәтиҗәлелеген ничек арттырырга икәнлеге турында фикер алыштылар.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, штаб эшенең өч ае эчендә тәүлеклек шикаятьләр саны 18% ка кимегән — 17,6 дан 14,4 кә кадәр.
Фото: ТК