Узган тәүлектә "112-система" үзәгенә Уфа, Стәрлетамак, Салават шәһәрләреннән су басу турында 10 хәбәр килгән.
Башкортстан елгаларында боз китә. 11 муниципаль берәмлектә 18 ситуация контрольдә тотыла.
Бер тәүлектә су биеклегенең максималь күтәрелүе күзәтелә:
Нуриман районының Яман-Порт поселогында Караидел елгасында, Мәчетле һәм Дуван районнарында Әй елгасында.
Уфа һәм Стәрлетамак шәһәрләрендә - Агыйдел елгасында, Архангель районының Азау һәм Абзан авылларында Инҗәр елгасында су дәрәҗәсе кимү күзәтелә.
Павловка, Юмагуҗа, Нөгеш сусаклагычлары тулу режимында эшли.
Су объектларын мониторинглау дәвам итә.
Соңгы тәүлектә эвакуацияләнүчеләр юк.
Фото:ТГ-канал Кирилла Первова