Башкортстанда мәктәп автобусы катнашлыгында юл-транспорт вакыйгасы булган. Бәхеткә, балаларның берсе дә зыян күрмәгән, дип хәбәр итә республиканың ЮХХДИ матбугат хезмәте.
Авария 21 мартта 20:00 сәгать тирәсендә Чишмә - Аксен - Кыргыз-Миякә автоюлында булган. "ВАЗ-21099" машинасы водителе «Узу тыела» билгесе гамәлдә булган зонада йөк транспорт чарасын узып китәргә булган.
Бу вакытта йөк машинасы каршында хәрәкәт итүче "ПАЗ" мәктәп автобусы Яңа Усман авылы юнәлешендә сулга борылыш башкарган. Нәтиҗәдә, җиңел автомобиль автобуска килеп бәрелгән.
Юл-транспорт вакыйгасы вакытында автобуста патриотик концерттан кайтып баручы 20 укучы булган. Вакыйга урынына тиз арада медицина хезмәткәрләре килеп, балаларны караган. Укучыларның әти-әниләре дә тиз арада авария булган урынга килеп җиткән һәм балаларын өйләренә алып кайткан.
"ВАЗ" автомобиле водителенә карата тыелган урында каршы як хәрәкәт полосасына чыккан һәм авария ясаган өчен административ протокол төзелгән.
Фото: ЮХХДИ