Республиканың эчке эшләр органнарының дежур частьларына мошенниклык турында 36 хәбәр кергән.
Уфа шәһәренең 7нче полиция бүлегенә мошенниклык турында гариза белән медицина учреждениесенең 68 яшьлек хезмәткәре мөрәҗәгать иткән. Хатын-кызга, янәсе, домофон ачкычларын алмаштыру буенча компания менеджерыннан шалтырату килгән. Әңгәмәдәш хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта мөрәҗәгать итүче яшәгән йортта домофон алмаштырыла, ә чиратка язылу өчен телефонга килгән смс-кодны хәбәр итәргә кирәк. Табибә күрсәтмәләрне үти, ләкин ир белән сөйләшкәндә чит тавышлар ишетә, мошенник белән аралашуын аңлый һәм әңгәмәне туктата.
Ханым үзенә җинаятьчеләр шалтыратуы турында хәбәр итәргә була, ләкин полициягә түгел, ә Интернет челтәрендә табылган номер буенча. «Мошенниклардан саклану хезмәте» кайнар линиясенә шалтыраткач, медицина хезмәткәренең гаризасы ашыгыч рәвештә теркәлгән. Берникадәр вакыттан соң аңа, янәсе, "Росфинмониторинг" хезмәткәреннән шалтырату килә, ул гариза бирүче исеменнән кредит алуга доверенность рәсмиләштерелгән, дип хәбәр итә. Гаризаны гамәлдән чыгару өчен әңгәмәдәш яңа банк счетын ачарга һәм булган акчаларын шунда күчерергә киңәш итә. Ышанучан апа җинаятьчеләр счетына 3 миллион сумнан артык акчасын күчергән. Табибә ханым бу хәлнең мошенниклык булуын улына сөйләгәч кенә аңлаган...
Мошенниклыкның тагын бер очрагы 44 яшьлек хатын-кыз белән булган. Гариза бирүчегә, имеш, «Госуслуги и Центральный банк» хезмәткәрләреннән, билгесез кешеләр чит счетларга сезнең акчагызны күчерергә маташа, дип кисәтү белән шалтырату килгән. Мошенниклык операцияләрен булдырмау һәм шәхси акчаларын саклап калу өчен ялган хезмәткәрләр әлеге хатынны банк кушымтасын күчереп алырга һәм аларның инструкцияләре буенча эш итәргә күндергән. «Белгечләргә» ышанып, хатын банкның шәхси кабинетына керә, шул рәвешле әлеге кабинетка мошенникларга да керү мөмкинлеге ачыла. Җинаятьчеләр, аның кесә телефонына читтән торып керү мөмкинлеге алгач, банк счетында булган 4,5 миллион сумга якын суммасын үзләренә күчергән.
Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы искәртә: уяу булыгыз! Сезгә карата законсыз операция ясалуы турында шикле шалтырату кергән очракта, әңгәмәне өзәргә киңәш ителә. Үз акчаларыгызны, янәсе, хәвефсез счетка күчермәгез, бернинди дә хәвефсез счетлар юк! Таныш булмаган кешеләргә телефон аша үзегезнең шәхси мәгълүматларыгызны, шулай ук СМСтан кодларны хәбәр итмәгез!