Якын көннәрдә Башкортстанда + 11°ка кадәр җылытачак, дип фаразлый "Башгидромет" .
Бүген явым-төшем көтелми. Җил төньяктан уртача. Көндез температура +4, +9°ка кадәр җылына.
25 мартта, шулай ук, сизелерлек явым-төшемсез. Җил көньяктан уртача. Һава температурасы төнлә -3, -8°, көндез +4, +9°.
26 мартта явым-төшемсез. Җил көньяктан уртача, көндез көчле. Һава температурасы төнлә +1, -4°, көньяк-көнчыгышта -9°, көндез +6, +11° көтелә.