+9 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10
Көнүзәк
24 март , 11:04

Су басулар дәвам итә

Башкортстанның Гадәттән тыш хәл буенча дәүләт комитеты рәисе Кирилл Первов Башкортстанда язгы ташу турында мәгълүматны җиткерде.

Су басулар дәвам итә
Су басулар дәвам итә

Аның сүзләренә караганда, узган тәүлектә 112-система чакыруларын эшкәртү үзәгенә Караидел районында су басулар турында ике яңа хәбәр килгән. Барлыгы 8 муниципаль берәмлектә 16 ситуация контрольдә тотыла.

Бер тәүлектә су биеклегенең максималь күтәрелүе күзәтелә:

- Уфа шәһәрендәге Агыйдел елгасында, тәүлеккә су биеклеге +10 см, агымдагы дәрәҗәсе 498 см, елганың тугайга чыгуы 600 см.;

- Бакалы районының Нагайбак авылында Әй елгасында су күтәрелеше динамикасы тәүлеккә +9 см, агымдагы су күтәрелеше 342 см, елганың тугайга чыгуы 410 см.

Су өсте тигезлегенең кимүе күзәтелә:
- Иглин районының Түбән Ләмәз авылында Ләмәз елгасында, агымдагы су дәрәҗәсе 131 см, су биеклеге 119 см га кимегән, елганың тугайга чыгуы 260 см.;
- Ишембай районының Ишембай шәһәрендә Агыйдел елгасында, агымдагы су дәрәҗәсе 112 см, су биеклеге 71 см га кимегән, елганың тугайга чыгуы 415 см.;
- Стәрлетамак районының Отрадовка авылында Стәрле елгасында, агымдагы су дәрәҗәсе 331 см, су дәрәҗәсе 41 сантиметрга кимегән, елганың тугайга чыгуы 445 см.

"Павловка, Йомагуҗа, Нөгеш һәм Түбән Кама сусаклагычлары тулу режимында эшли. Су объектларын мониторинглау дәвам итә. Вәзгыятьне контрольдә тотабыз", - дип язды ведомство башлыгы үз социаль челтәрләрендә.

Фото: "Башинформ"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: