+11 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10
Көнүзәк
25 март , 17:57

Ташкынны бер минутка да игътибарсыз калдырмыйлар

Республика елгаларында су күтәрелү министрлык һәм ведомстволарның даими күзәтүе астында тора.

Ташкынны бер минутка да игътибарсыз калдырмыйлар
Ташкынны бер минутка да игътибарсыз калдырмыйлар

Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов җитәкчелегендә Архангель районының Азау авылында су басу нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан барлык хезмәтләр белән киңәшмә үткәрелде. Гадәттән тыш хәл нәтиҗәләрен бетерү турында докладлар тыңланды.

Хәзерге вакытта су суырту, йортларны киптерү, йорт яны территорияләреннән чүп-чар җыю һәм боз чыгару дәвам итә. Комиссия зыянны бәяли. Халыкка беренчел кирәкле товарлар, су, утын ташу оештырылды. Урында оператив штаб эшләвен дәвам итә.

Салават районының 1нче Иделбай авылы янындагы Юрүзән елгасында хәрбиләр коткаручылар белән берлектә боз тыгыннарын бетерү максатында шартлату эшләре башкарды.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе оператив төркеме хәбәр иткәнчә, боз кузгалган, алга таба да аның елга буйлап үтүен күзәтеп торалар.

Фото: "Башинформ"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: