Русия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин Дәүләт думасы депутатлары каршындагы чыгышында "Пушкин картасы" хакында да әйтте.
- Мәдәни вакыйгалар белән кызыксынуны «Пушкин картасы» да хуплый. Аны миллионлаган яшь егетләр, яшьләр рәсмиләштергән. Балалар һәм үсмерләр театрларга, киноларга, музейларга, күргәзмәләргә бик теләп йөриләр, - диде Русия Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин Дәүләт Думасы депутатлары каршындагы чыгышында.
"Пушкин картасы" ил Президенты Владимир Путин тарафыннан булдырылган "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә кертелде.
Фото: Башинформ