+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
28 март 2025, 13:25

Кызылтаңчылар өмәгә чыкты!

Сез яшәгән район-авылларда язгы өмәләр ничек уза?

Кызылтаңчылар өмәгә чыкты!
Кызылтаңчылар өмәгә чыкты!
Яз кояшы җылырак карый башлау белән кыш буе кар астында күренми яткан чүп-чар баш калкыта башлый. Шуңа да тирә-якта язгы өмәләр, тәртипкә китерү, төзекләндерү эшләре башлана. Башкортстанда республика Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән ел саен апрель-май айларында шимбә өмәләре оештырыла.

“Кызыл таң” гәзите коллективы да бу өмәләргә һәрвакыт актив кушыла. Бүген дә, эш атнасының соңгы көнендә, журналистлар язгы өмәгә чыкты. Кар өемнәрен таратты, тирә-якны чүп-чардан тазартты. Әлбәттә, бергәләшеп көч куйганда, тиз генә башлаганны төгәлләп була. Бергә башкарган хезмәтнең нәтиҗәсе дә күзгә күренерлек матур булды.

— “Кызыл таң” коллективы өмәләргә һәрвакыт беренчеләрдән булып кушыла. Журналистлар, кулларына көрәк, тырма һәм себерке алып, Матбугат йорты тирәсендәге территорияне тәртипкә китерә. Бүген дә матбугат йорты тирәсе күркәмләнеп, ямьләнеп калды. Әлбәттә, алдагы көннәрдә өмәләр тагын дәвам итәчәк әле, — ди баш мөхәррир урынбасары Рәфис Сәяхов.

Яшәгән, хезмәт куйган җиребезне чиста тоту – һәркемнең изге бурычы. Әйләнә-тирәбездә чисталык, матурлык булдыру һәм саклау бары тик үзебезнең кулларда. Сез яшәгән район-авылларда язгы өмәләр ничек уза? Безгә кушылыгыз һәм хезмәт бәйрәмнәреннән фотоларыгызны безнең сайтка, ватцапка һәм электрон адреска юллагыз!

Автор фотосы.

 

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас