+1 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10
Көнүзәк
29 март , 17:42

Битараф булмаганыгыз өчен рәхмәт!

Бүген Архангель районының Азау авылында фидакарьләрне бүләкләделәр.

Битараф булмаганыгыз өчен рәхмәт!
Битараф булмаганыгыз өчен рәхмәт!

Премьер-министр урынбасары Ирек Сәгыйтов, Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Эдуард Идрисов, республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Кирилл Первов Азау авылында яшәүчеләрне бүләкләделәр, алар гадәттән тыш хәл вакытында коткаручылар килгәнче су баскан территорияләрдән халыкны чыгаруны оештырган.

Исемлектә 11 фамилия бар: алар - Айбулат, Гафур һәм Абзал Сөләймановлар, Илдар һәм Ришат Әсмәндияровлар, Тимур Фәхретдинов, Азамат Садыйков, Вакил Тортумашев, Айдар Сираҗетдинов, Альмир Дәүләтгалин, Нәзир Хисаметдинов.

Алар су кимегәннән соң да урамнарда патрульлек иткән, ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә территорияләрне чистартуда һәм киптерүдә булышкан һәм коткаручыларга торак пункттан су тулысынча киткәнче ярдәм иткән.

Хәзер Азау авылында яшәүчеләрне Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ведомство медальләре белән бүләкләү өчен документлар әзерләнә.

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: