Узган тәүлектә "Система-112" үзәгенә Чишмә районында су басу турында 2 хәбәр килгән. 3 муниципаль берәмлектә 4 шундый очрак контрольдә тотыла: алар - Уфа шәһәре, Архангель һәм Чишмә районнары.
Бер тәүлектә су биеклегенең максималь күтәрелүе күзәтелә:
Мәләвез районының Воскресенское авылы янында Тор елгасында су дәрәҗәсе 4 сантиметрга күтәрелгән. Чишмә районының Бочкарево авылында Дим елгасында да шул кадәр күтәрелгән. Бишбүләк районының Дүсән авылында Дим елгасы суы биеклеге 6 сантиметрга арткан.
Ә кайбер елгалар инде ярларына кайта башлады. Мәсәлән, Уфа шәһәре янында Агыйдел елгасында су 27 сантиметрга кимегән. Бакалы районының Нагайбак авылы янында Ык елгасы 12 сантиметрга төшкән.
Фото: bashinform.ru